Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2018, 17:56

“Кара исемлек”кә керсәң, самолетка юл ябык!

Үткән елның ноябрендә Уфадан Пхункетка “Икар” авиарейсы белән очкан Стәрлетамак кешесе исерек килеш үзен бик начар тотып, тәртипсезлек күрсәткән иде. Нәтиҗәдә, полиция чакырып, аны самолеттан төшерәләр.

Уфа район суды бу кешене гаепле дип таныды һәм 300 мең сум штраф түләүне йөкләтте.
Дәүләт гаепләүчесе – Уфа транспорт прокуроры аның үтәлүен үзе контрольдә тотачак.
Тәртип бозган ир авиакомпанияләрнең “кара исемлеге”нә кертелеп, якын арада каядыр оча алмаска да мөмкин.
«Кызыл таң» гәзитеннән алынды.
Читайте нас: