Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2018, 12:34

Шушы югарылыкны саклагыз!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде.

– Бу конкурста җиңүчеләр 10 номинация буенча билгеләнде. Бәйгедә барлык муниципалитетлар да актив катнашты һәм һәркайсы эшчәнлеген тагын да яхшыртырга тырышты. Һәркайсыбыз халыкның яшәү рәвешен яхшыртуны күз уңында тотып эшләргә тиеш. Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемне ишетсәк кенә югары үрләр яулый алабыз. Без һәркемгә проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш, – диде Рөстәм Хәмитов.
Чыннан да, конкурста республиканың төрле шәһәр-районнары зур теләк белән катнашты. “Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номинациясендә иң яхшы эшчәнлекне Нефтекама шәһәре күрсәтте. Бу номинациядә икенче һәм өченче урыннарны Октябрьский һәм Сибай шәһәрләре яулады.
Чарада, шулай ук, республиканың муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр белән нәтиҗәле бәйләнеш булдыруны тәэмин итү, иң яхшы муниципаль биләмә, район, шәһәр хезмәткәрләре, урындагы үзидарә үсешен яктыртучы иң яхшы журналистлар билгеләнде.
– Эшебезне югары бәяләгән өчен чиксез шатмын. Бу минем генә түгел, барлык коллективның эшчәнлеген күрсәтә. Шушы бүләк киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен этәргеч булачак, – диде Ярмәкәй районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы җитәкчесе Энҗе Шәфыйкова.
Гөлия Гәрәева.
"Кызыл таң" гәзите.
Читайте нас: