Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2018, 17:43

Милли музейда яңа күргәзмә

Иртәгә Башкортстанның Милли музеенда “Сугыш. Җиңү. Хәтер” күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә Уфа коллекционеры Валерий Мальковның коллекциясе тәкъдим ителә.
Анда Җиңү бәйрәменә, Бөек Ватан сугышының мөһим даталары уңаеннан чыгарылган эксклюзив сувенирлар куелачак. Алар металлдан, фарфордан, пыяладан эшләнгән.
Шулай ук 1965 елдан алып Җиңү көненә багышлап чыгарылган юбилей медальләре, вазалар, чәй сервизлары да бар.
Җиңү көне алдыннан ачылачак күргәзмә яшь буында халкыбызның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: