Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2018, 12:25

Уфа укучылары “Язгы бал”га әзерләнә

Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпне тәмамларга да санаулы көннәр калды. Имтиханнарга кадәр аларны “Соңгы кыңгырау”, “Язгы бал” кебек матур бәйрәмнәр көтә.

26 майда мәктәпне тәмамлаучы башкала укучылары Уфаның Совет мәйданына “Язгы бал”га җыелачак.
Башкаланың 11нче сыйныф укучылары Уфаның үзәк урамнары буйлап тантаналы марш белән үтәчәк, истәлеккә фотога төшеп, мәктәпне тәмамлаучыларның теләкләрен чагылдырган стендлар белән танышачак. “Язгы бал”ның иң соклангыч мәле, әлбәттә, мәктәп формасы кигән кызлар һәм егетләрнең вальс әйләнүе булачак.
Анда катнашучыларның һәм кунакларның хәвефсезлеген саклау максатында 25 һәм 26 майда башкалада берничә урамда машиналар хәрәкәте туктатыла. 25 майда кичке сәгать 10нан алып, 26 майда кичке сәгать 9га кадәр түбәндәге урамнарда юллар ябык булачак:
Октябрь революциясе урамы — Ленин урамы киселешеннән Цюрупа урамы киселешенә кадәр;
Ленин урамы — Пушкин урамы киселешеннән Коммунистик урамы киселешенә кадәр;
Театр урамы — З. Вәлиди урамы киселешеннән Пушкин урамы киселешенә кадәр;
Пушкин урамы — К. Маркс урамы киселешеннән Цюрупа урамы киселешенә кадәр;
Совет урамы тулысынча.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: