Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2018, 11:46

Уфада мәгълүмати технологияләр буенча иң яхшы белгечләр җыела

24-26 апрельдә Уфа радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвефсезлек колледжында “Мәгълүмати хәвефселек” белгечлекләре буенча укучыларның һөнәри осталыгы Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы үтә.

Бөтенрусия олимпиадасын Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы оештыра. Олимпиадада Русиянең 27 төбәгеннән Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этапларында җиңүче 28 студент катнаша.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча бер җиңүче, ике призер һәм 10 номинациядә иң яхшы студентлар билгеләнәчәк.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: