Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2018, 16:52

Кырымда төрмәдә дини хезмәт башкару буенча чаралар үтте

Симферополь һәм Севастопольдә дүрт көн дәвамында Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм традицион дини конфессияләр вәкилләре белән берлектә чаралар үтте.

Кырым башкаласында төрмәдә утыручы дин тотучы тоткыннар арасында эшне оештыруга багышланган семинар узды.
Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Хокук һәм идарә академиясе бу юнәлештә эшне камилләштерү өчен махсус программа эшләгән.
Севастопольнең Законнар чыгару җыелышы һәм “35ая береговая батарея” тарихи-мемориаль комплексында “Традицион дини конфессияләрнең Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән хезмәттәшлеге” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды.
Чараларда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Уфаның беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Әхмәров катнашты һәм чыгыш ясады.
Читайте нас: