Бүген төнлә Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең балалар тудыру бүлегендә янгын чыккан.
Мәгълүм булуынча, ул беренче катта, акушер-гинекология бүлегендә чыккан. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре тиз арада килеп, янгынны сүндерә.
238 кеше, шул исәптән, 56 сабый хирургия корпусына, шулай ук якындагы балалар тудыру йортларына эвакуацияләнә.