Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель 2018, 11:31

Иң яхшы язмалары өчен

20 апрельдә Уфа шәһәрендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 2017 ел йомгаклары буенча “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды.

“Урындагы үзидарәне үстерү мәсьәләләрен яктырткан иң яхшы журналист” номинациясендә район гәзитенең мөхәррир урынбасары Э.В.Ямалетдинова өченче урынга лаек булды.
Эльвира Вәкил кызы урындагы үзидарәне үстерү темасын һәр яклап яктыртуга зур игътибар бирә. Язмалары арасында Урындагы башлангычларны хуплау программасын тормышка ашыру материаллары аерым урын били. Районның географиясен һәм тарихын, анда яшәүче халыкның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яхшы белүе бу материалларны әзерләүдә булышлык итте дә инде.
Лаеклы бүләге белән хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: