Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2018, 11:40

Искене җимерәчәкләр...

Уфаның Киров районына 15 иске йорт урынына яңа квартал төзеләчәк.

Башкаланың Киров районында яңа квартал барлыкка киләчәк. Тиешле документлар инде әзер. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Менделеев, Бехтерев һәм Пирогов урамнары чигендә урнашкан 15 иске йорт, гаражлар урынына өч күпкатлы йорт, 70 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, җир асты автостоянкасы, тиз туклану предприятиесе һәм трансформатор ярдәмче станциясе төзеләчәк.
"Кызыл таң" гәзите.
Читайте нас: