Иске Муса авыл Советының Янбай авылы янында билгесез кешенең ут белән саксыз тотынуы нәтиҗәсендә 20 гектардан артык мәйданында үлән янды. Янгын сүндерелде, тикшерү нәтиҗәләре буенча, административ хокук бозулар турында эш кузгалтылды.
Мондый очракларны булдырмау максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 11 маеннан урманнарда янгынга каршы режим кертелде.
Янгыннарны профилактикалау буенча түбәндәге чаралар комплексы каралган: урманда һәм аңа якын урыннарда учак ягу, үлән яки чүп-чар, шулай ук автомобиль һәм тимер юллары буенда көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары яндыру тыела. Моңардан тыш, барлык авыллар һәм урман буенда урнашкан объектлар тирәләрен сөреп чыгу буенча эшләрне дәвам итәргә. Янгыннарга юл куймау һәм аларны сүндерү буенча ведомствоара мобиль төркемнәрнең эшен оештыру, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуга юл куймау максатында урындагы халык һәм волонтерлар исәбеннән урманнарда өстәмә һәм күчмә күзәтү постлары булдыру мөһим.
Хәтерегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәтенең: “Янгынга каршы режим турында”гы 2012 елның 25 апрелендәге 390нчы карарына ярашлы, торак пунктлары, гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир биләмәләрендә даими рәвештә чүп-чарны җыештыру һәм үләннәрне чабу буенча зарури таләпләр билгеләнә. Шулай ук үләнле үсемлекләргә ут төртү, учаклар ягу, автомобиль юлларының аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм юл яны полосаларында, тимер юлларның, юл үткәргечләрнең һәм азык-төлек үткәргечләрнең саклык зоналарында чыбык-чабык яндыру тыела.
Югарыда күрсәтелгән янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлмәгәндә, җир биләмәләре хуҗалары, җитәкчеләр һәм җаваплы шәхесләр административ җаваплылыкка тарттырылачак.