Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 Май 2018, 11:45

Корбан чалу үзәге төзеләчәк

Уфада Корбан бәйрәменә корбан чалу үзәге төзергә ниятлиләр. Анда мөселманнар корбан чалу йоласын башкара алачак. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахмановка сылтанып, бу хакта “Интерфакс – Идел буе” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Вице-премьер сүзләренә караганда, әлеге вакытта бәйрәмдә башкаланың 18 мәчете биләмәсендә мал чалу оештырылган.
“Корбан чалуны күп кеше күзәтә, кайберләренә ул кешелексезлек, әхлак нормаларына туры килмәгән булып тоела. Моннан тыш, малларның йогышлы авырулар тарату чыганагы булуы да ихтимал”, – дип белдерде Илшат Фазрахманов.
Яңа оештырылган корбан чалу үзәге ветеринар озату документларын электрон рәвештә рәсмиләштерү, мал чалу һәм тиешле экспертизалар үткәрү мөмкинлеген бирәчәк.
Корбан чалу үзәге Уфа янындагы Зинино поселогында ачылырга мөмкин.
Әйткәндәй, быел Корбан бәйрәме 21 августта билгеләнәчәк.
Читайте нас: