Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 Май 2018, 12:19

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Шимбә, 26 майда 11 сәгатьтә Таусеңер акланында игенчеләрнең җиңел булмаган хезмәтен, кунакчыллыгын чагылдырган бәйрәм – Сабантуй үткәрелә.

Бәйрәмдә йолага әверелгән ат ярышы, “Кыз куу” уеннарыннан башка, кунакларны тарантаслар конкурсы, милли “Ылак” уены, шулай ук уктан ату һәм таш ыргыту бәйгеләре көтә.
Бу көнне Кырмыскалы почтамты район гәзитләре редакциясе белән берлектә «Гәзиткә язылучылар көне» оештыра.
Биредә “Башкорт балы”, “Башкорт аты” интерактив этнографик мәй­данчыклар, “Оста куллылар кибете” күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк. Программада – авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, күләмле спорт чаралары, халык уеннары, конкурслар, аттракционнар. Бәйрәмне республика һәм районның иң яхшы сәхнә осталарының чыгышлары бизиячәк.
Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!
Читайте нас: