Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 Май 2018, 12:00

Малларны тамгалау мотлак

Караучысыз йөрегән маллар - күп кенә авыл биләмәләренең проблемасы. Аларны басу-кырларда да, урамнардагы тротуарларда да күрергә мөмкин. Хуҗалары малларын көтүгә кумагач, алар кайда җитте - шунда йөрергә мәҗбүр була.

Авыл хуҗалыгы малларын тамгалау “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалагы малларын көтү һәм кууда тәртип булдыру” турындагы 404-з санлы Законга таянып башкарыла. Бу мал хуҗаларының җаваплылыгын арттыру, караучысыз йөрегән малларны бетерү, районда эпизоотик һәм санитар-эпидемиологик хәл-торышны яхшырту өчен эшләнелә. Бу ысул шулай ук районга санкциясез кертелгән мал-туарларны вакытында ачыклау өчен дә уңайлы. Районда яшәгән халык малын мотлак тамгаларга бурычлы. Моңа кадәр тамга сугылмаган, районга читтән кайтарылган яки яңарак туган маллар биркалана. Малның колагына шәхси саны язылган пластмасс бирка беркетелә.Моны районның ветеринария станциясе авыл биләмәсе белгечләре белән бергә мал хуҗалары исәбенә башкара.
Малга тамга салынганнан соң, биркадагы (токымы, төсе һ.б.) һәм хуҗасы турында барлык мәгълүмат махсус журналга теркәлә бара. Элек тамга салынмаган эре һәм вак мал сатып алу белән аның хуҗасы 7 көн эчендә аңа бирка суктырырга тиеш. Мал урланса, суелса яки үлсә, бу хакта журналда билге куела. Малны суйган очракта биркасы авыл биләмәсе хакимиятенә тапшырыла, журналда шул уңайдан белешмә бирелүе теркәлеп куела. Бирка бозылса йә югалса, мал хуҗасы бу хакта авыл Советына, ветеринария станциясенә хәбәр итәргә тиеш.
Авыл биләмәләренең карарына ярашлы, тамга салынмаган малны көтүгә чыгару тыела, ә Башкортстан Республикасы закончалыгына ярашлы, аларның хуҗалары административ җаваплылыкка тарттырыла.
Роман Кучаев, район ветеринария станциясенең ветеринария табибы.
Читайте нас: