– Бүген иртән республикада 662 исәп участогы ачылды. Алдан җитди әзерлек алып бару нәтиҗәсендә чара тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Без берничә ай дәвамында аны оештыру белән шөгыльләндек. Бурычыбыз – һәр гражданның депутатлыкка кандидат итеп теләгән кешесен күрсәтә алуын тәэмин итү. Әле алдан тавыш бирүдә 582 кандидат катнаша. Йомгаклар буенча абруй казанган, лаеклы кандидатлар сайлап алыныр, дип ышанам, – диде ул.
Парламент җитәкчесе белдерүенчә, яшьләрне эшкә җәлеп итү өчен байтак эш башкарыла. Бүген алдан тавыш бирүдә катнашучыларның өчтән бер өлеше – яшьләр. Димәк, партиянең киләчәге өметле.