Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2018, 21:10

«Шикаятьләр шунда ук тикшерелә»

«Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин республикада алдан тавыш бирү чарасының яхшы оештырылуын билгеләде.

– Халык теләп катнаша. Сайлаучыларның кызыксынуы күп очракта алдан тавыш бирүдә кандидат сыйфатында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы белән бәйле. Быел безнең конкурс зур булачак: бер урынга биштән артык кеше көтелә, – диде ул.
Руслан Гыйззәтуллин тәүге тапкыр электрон тавыш бирү кулланылуын ассызыклады. Башкортстанда бу юл белән 15 меңгә якын кеше файдаланган.
–Күзәтүчеләрдән шикаятьләр бар, без аларны тиз арада тикшерәбез. Шикаятьләрнең күпчелеге күзәтүчеләрнең сайлау процессы нечкәлекләрен белмәве белән бәйле. Мәсәлән, тавыш бирүдә берничә кандидат өчен билге куя алу мөмкинлеге күп сораулар тудырды, – диде җитәкче.
Читайте нас: