Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2018, 21:16

Яшьләр электрон тавыш бирү яклы

«ПолитСтартап» проектында катнашучы, Уфа дәүләт нефть техник университетының Архитектура-төзелеш институты директоры урынбасары Тимур Рамазанов электрон тавыш бирү мөмкинлекләрен югары бәяли.

–Мин Уфада яшим һәм эшлим, Дүртөйледә теркәлгәнмен. Быел барлыкка килгән электрон тавыш бирү мөмкинлеге мине коткарды дисәк тә була, чөнки теркәлү урыны буенча исәп участогына бара алмый идем, ә гражданлык бурычын үтәргә бурычлымын, дип саныйм. Шуңа да электрон тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаландым, – ди Тимур.
Ул алдан тавыш бирү чарасын да югары бәһалый, бу һәр кешегә кандидатлар белән танышу, дебатларга килү, шәхсән сораулар бирү юлы. Яшьләр өчен алдан тавыш бирүдә катнашу – зур тәҗрибә һәм үзең турында белдерү, фикерләрең белән уртаклашу мөмкинлеге.
Искәртеп үтәбез, “Бердәм Русия” партиясенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларны сайлау буенча алдан тавыш бирү 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас: