Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 11:25

Кандидатлар өчен тавыш бирделәр

Район Мәдәният сараенда урнашкан исәп участогы иртәнге сәгать сигездә ачылды. Районның ветераннар оешмасы рәисе А.Мөхәммәтҗанов бирегә тәүгеләрдән булып гражданлык бурычын үтәргә һәм кандидат өчен тавыш бирергә килде.

- Районда яшәүче һәр кеше активлык күрсәтергә тиеш, чөнки республиканың киләчәге бу сайлаулардан тора. Праймеризны сайлау­ның мөһим өлеше дип исәп­лим. “Бердәм Русия” үз кандидатларын сайлауда тулысынча демократик, нәтиҗәле һәм үтәкүренмәле процедура булдырган, - дип үзенең фикере белән уртаклашты Абдулхай Лотфулла улы.
Ә менә Сәгыйтовларның яшь гаиләсе бер сайлауны да калдырганы юк. Әнисе белән әтисе сайлау кабинкасында тавыш биргәндә, уллары “Боҗрага ыргыт” уенында катнашып, бүләк откан. Әйт­кәндәй, бу көнне төрле интерактив мәйданчыклар эшләде.
Алдан тавыш бирүдә сайлау бюллетеньнәренә 12 кандидат кертелде. Алдан тавыш бирүдә барлыгы районның 4 259 кешесе катнашты.
Праймериз нәтиҗәләре буенча, Бабич Рушанна Юрьевна өчен 3175 кеше (74,5%), Гәрәева Айгөл Рәшит кызы өчен 3026 кеше (71%), Исмә­гыйлева Зөһрә Салават кызы өчен 2321 кеше (54,4 %), Кучаев Илдар Кадыйр улы өчен 2059 кеше (48,3 %), Гайнанова Альбина Галирәхман кызы өчен 1935 кеше (45,4%) тавыш биргән.
Хәтерегезгә төшерәм, прай­мериз “Бер­дәм Русия” партиясен­нән республи­каның закончалык органына сайлауда кандидатлар билге­ләү өчен үткәрелә. 2018 елның сентябрендә Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар сайланачак. Республи­ка халкына 110 депутат сайлау көтелә. Шул ук вакытта алар­ның яртысы - бер мандатлы округ, калган 55е бердәм сайлау округы буенча сайлана.
Ринат Шайбаков.
Читайте нас: