Киңәшмәне ачып, район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов аграр сектордагы эш нәҗитәләре һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә һава торышы көйсезлекләре аркасында мал азыгы хәзерләү авырга төшәчәк, дип билгеләде ул. Шуңа карамастан аны тиз арада һәм туклыклыгын саклау өчен технологиягә ярашлы хәзерләргә кирәклегенә басым ясады.
- Район алдында торган төп бурыч – сөт җитештерүне арттыру. Узган елда “Артемида” токымчылык предприятиесе 670 баштан артык тана сатып алды. Алардан савым ала башламасалар да, сөт җитештерү биредә югары саклана – тәүлегенә 30 тонна, - дип билгеләде Фәнзил Фәез улы.
Үз чиратында, Ревнер Байтуллин инвестиция проектлары турында сөйләде.
- Без республикада роботлаштырылган ферма төзү буенча пилот проекты булдырдык. Әбҗәлил районының “Кызыл Башкирия” авыл хуҗалыгы предприятиесендәге 800 баш сыерны озакламый 12 робот хезмәтләндерә башлаячак. Бу проект уңышлы булса, ул республика буенча таралачак.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Илдар Латыйпов җыелучыларның игътибарын алда торган төп эшләрнең берсе – мал азыгы хәзерләү процессына юнәлтте.
- Мал азыгы культураларына районда 12400 гектар җир бүленгән, бу басуларның 16 проценты дигән сүз. Шуның 6172 гектарын элекке елларда чәчелгән күпьеллык үләннәр тәшкил итә, күпьеллык үләннәр мәйданының 80 процентын кузаклы һәм кузаклы-бөртекле культуралар алып тора, шул исәптән 2200 гектарында – козлятник чәчелгән. Берьеллык үләннәр 3446 гектарда урнаштырылган. Силоска кукуркуз - 1261 гектарда булса, орлык өчен ул 1068 гетар җирне били, - диде чыгышында Илдар Рәүф улы.
Мал азыгы сыйфатын тикшерү турында район ветеринария станциясенең лаборатор диагностика бүлекчәсе мөдире А.А.Тимербаев сөйләде.
Соңыннан семинарда катнашучылар мал азыгы хәзерләү буенча авыл хуҗалыгы машиналары куелган мәйданчыкта булды.