Печән чабучылар конкурсында ике кешедән торган (бер ир һәм бер хатын) җыелма яки гаилә командалары катнаша ала. Ярышлар эстафета төрендә үткәрелә. Үзең белән чалгы, тырма, сәнәк, янавыч һәм балта алырга кирәк.
Шулай ук такыялар үрү, шифалы үләннәр җыю, саламнан һәм печәннән фигуралар ясау, “Урман ашы” әзерләү буенча бәйгеләр оештырылачак. Районның иҗади коллективларының чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәячәк. Печән чабу бәйгесендә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Заявкаларны 1 июльгә кадәр gukrcnt@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(347) 289-65-50, 8(34765) 2-15-43, 2-11-76.