Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2018, 12:29

Иң мөһиме – уяу булырга!

Киңкүләм мәгълүмат чараларында республика территориясендә кош гриппы ачыклануы турында хәбәр барлыкка килде. Моны дөреслекә килү-килмәвен без район ветеринария станциясенең диагностика бүлеге мөдире Ә.Ә.Тимербаевтан сораштык.

- 18 июньнән 25енә кадәр Пенза, Самара, Курск һәм Саратов өлкәләренең берничә районында шәхси хуҗалык­ларда һәм “ПензаМолИнвест” җәмгыятенең ике производство мәйданчыгында үлгән кошларны тикшергәннән соң аларда кошларның А гриппы вирусы­ның генетик материалы ачыкланган. Бу уңайдан Башкорт­станның Бәләбәй, Бүздәк, Тәтешле районнары һәм Ишембай, Сибай шәһәрлә­рендә урнашкан сәүдә нокталарыннан сайлап алынган “ПензаМолИнвест” җәмгыте җитештергән күркә ите фаршлары тикшерелгән һәм анда да шул вирус табылган. Ә Кырмыскалы авылының “Пятерочка” кибетеннән алынган шул ук Пенза өлкәсенең “Васильев кош фабрикасы” җәм­гыятендә җитештерелгән ит продукция­сендә ул ачыкланмаган.
- Димәк, безнең районга кош гриппы янамый? Бу авыру нәрсәсе белән куркыныч соң? Бу хакта җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде.
- Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы - кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә. Кош-кортларга һәм кешегә бу вирус инфекцияле һәм шул авырудан үлгән коштан йогарга мөмкин. Ныклап пешерелмәгән авыру кош итеннән һәм йомыркадан зарарлану очраклары да бар.
Кош авыруының билгеләре: югары тән температурасы була, хәрәкәтләре авырлаша (дискоординация), башын артка ташлый, селеккәләп, башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишек­ләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, эчләре китә. Кикрик­ләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.
- Әхнәф Әхмәт улы, хәзер халык кош-кортны күпләп асрый. Бу авыру килә калса, югалтуларны күз алдына китерү дә авыр. Шуның өчен тәү чиратта нинди профилактика чаралары күрергә кирәк?
- Кош гриппының таралуына юл куймас өчен иң тәүдә санитар-гигиена нормаларын үтәргә кирәк. Кош-кортларны урамга чыгармаска, кош итен ветеринария документлары бул­ган сәүдә нокталарыннан гына алырга. Кошларның азыгын кыргый кошлар тия алмаслык ябык сыемнарда сакларга. Шулай ук куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган температурада пешерелергә тиеш. Йомыркаларны 6 минуттан да азрак пешермәскә. 70 градуста вирус үлә, кош ите продукциясе грипп вирусы белән йогышланган очракта да, җитәрлек күләмдә термик эшкәртелгән продуктлар куркыныч тудырмый.
Авыруга шик булганда яисә урамда, шәхси хуҗалыкта үлгән йорт яки кыргый кош тапкан очракта, дәүләт ветринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов язып алды.
Читайте нас: