Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2018, 12:00

Күңелсез хәлгә тарымас өчен

Җәйге чорда автомобиль юлларында хуҗасыз йөрегән маллар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары ешая.

Берәүләр сыерларын, сарыкларын көтүгә куса, капкаларын ачып иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар басуларны таптый, газоннардагы чәчкәләрне кимереп йөрегән кәҗәләрне дә очратырга туры килә. Алай гына да түгел, каручысыз йөрегән маллар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләре дә булып тора. Мәсәлән, яңарак Сахай һәм Урал авыллары янындагы автотрассада маллар зур йөк машинасы астына барып кергән. Малларын транспорт чаралары бәрдереп, зыян килгән сумманы шофердан юллап алуны сорап, район судына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Бер яктан уйлап карасаң, көчеңне түгеп асраган малыңны югалту авырдыр, ә закон таләпләреннән чыгып караганда, әлеге малларның хуҗалары үзләре гаепле бит.
Бу һәм башка очраклар – авыл хуҗалыгы малларын көтү һәм куу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе. Гамәлдәге закончалыкта гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарттыру каралган. Малларны көтү һәм куу кагыйдәләренә ярашлы, көтүлек җирләре, малларны көтүгә кайчан чыгару һәм кайту вакытын урындагы власть органнары үзләре билгели. Мөгезле эре маллар көтүлекләрдә бары тик көтүче яки мал хуҗалары күзәтүе астында гына йөрергә тиеш. Караучысыз һәм бәйсез малларны урамнарда, транспорт юлында йөретү тыела, димәк, караучысыз иректә йөргән малларның хуҗалары административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. Мал хуҗаларының җаваплылыгын арттыру, караучысыз йөрегән маллар күренешен бетерү максатында авыл хуҗалыгы малларын тамгалау мотлак.
Машина юлында ирекле йөрегән маллар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан очракта, каза күрүче мал хуҗасыннан китерелгән матди һәм әхлакый зыянны юллап, судка мөрәҗәгать итә ала.
Тәлгать МӨХӘММӘТҖАНОВ.
Читайте нас: