Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2018, 12:02

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Шул көннәрдә БР Хөкүмәте йортында “2018 елда Гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча проектлар конкурсы”нда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Шунысы куанычлы, бу исемлеккә безнең район тәкъдим иткән проект та бар.

Проектның авторлары – муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы урынбасары - бюджет буенча инспекция начальнигы Эльвира Фәнил кызы Хәкимова, финанс идарәлегенең баш икътисадчысы Лилия Мөхәмәтулла кызы Гайнетдинова һәм С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе укытучысы Фәнзил Фәнис улы Күсәпколовка физик шәхесләр арасында үткәрелгән “Бюджет квесты” номинациясендә I дәрәҗә диплом тапшырылды.
Республиканың финанс министрлыгы тарафыннан оештырылган бу конкурс исәп буенча бишенче. Агымдагы елда анда бик күп конкурсантлар катнашты һәм 83 проект тәкъдим итте.
Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә үткәрелгән конкурс РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университет тарафыннан шундый ук Федераль конкурсның беренче туры чикләрендә оештырылды һәм төбәкләрдән иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында катнашуга тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, жюри карары буенча, Башкортстан Республикасыннан Федераль конкурста катнашу өчен безнең җиңүчеләрнең дә эшләре җибәрелде.
Җиңүчеләрнең барсына да арытабан уңышлар телибез.
Гөлнара Зарипова.
Читайте нас: