Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2018, 17:55

Яслегә - чиратсыз!

Русиядә яслеләргә чират юкка чыгарга мөмкин.

Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елга кадәр махсус укытылган тәрбияче-нянялар җәлеп ителгән өйдә эшләүче төркемнәр оештырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә “Известия” гәзите.
9 мең өйдә эшләүче төркем һәм 150 тәрбияче булдыру өчен якынча 11 миллиард сум акча кирәк булачак.
Хатын-кызларны эш белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, балаларга 255 мең урын булдырылачак. Шул ук вакытта 3 яшькә кадәр 5 мең бала дәүләт партнерлыгы кысаларында шәхси балалар яслеләренә урнаштырылачак.
Экспертлар фикеренчә, мондый чаралар хатын-кызларга иртәрәк эшкә чыгып, гаиләнең матди хәлен яхшыртырга да булышлык итәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, финанс яктан кыенлыклар кичергән гаиләләр тәрбиячеләр хезмәте белән бушлай тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: