Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2018, 19:47

Йортларында тавыш бирделәр

БР алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауда барлык сайлаучыларга да тигез хокук бирелде. Районда яшәүчеләрнең күбесе сайлау участокларында тавыш бирсә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, анда үзләре килә алмаган кешеләргә участок комиссияләре вәкилләре күчмә тартмалар белән үзләре килде.

Шулай, 2287нчы санлы сайлау участогына сайлаучылардан, йортта тавыш бирүгә рөхсәт сорап, 28 гариза килгән. Шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе - Кырмыскалы авылыннан тыл хезмәткәре һәм хезмәт ветераны Фирдәүсә Миңлегали кызы Якупова сайлау комиссиясе вәкилләрен шатланып каршы алды һәм вакыт табып килгәннәре өчен кат-кат рәхмәтен белдерде. Чөнки бу тавыш бирү мөмкинлеге генә түгел, аларны онытмаганнар, аларның фикерен дә исәпкә алалалар икән - өлкән яшьтәге кешеләр өчен шуннан да мөһимрәге юк.
Күршеләре – Богдановлар гаиләсе дә нәкъ шул фикердә. Моңа кадәр бер сайлауны да калдырган булмады, ди ветераннар. Фидаил Харис улы сайлау комиссиясе вәкилләре килүгә ныклап әзерләнгән: “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре тагылган пинҗәген киеп алган, паспортын да кулыннан ычкындырмый. Тулы хокуклы сайлаучы сыйфатында гражданлык бурычларын үти алуларына чиксез шат алар.
Өлкән яшьтәге кешеләр сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкны үз иңнәрендә татыган, шуңа да бюллетеньнәрне һәрберсе: күкләребез аяз, дөньялар имин булсын, дип төшерде.
Читайте нас: