Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2018, 11:56

“Безгә берләшергә кирәк”

Районда “Хезмәттәшлек синегриясе – инвалид балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләү системасын үстерү” темасына Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан төбәк семинар үткәрелде. Анда республиканың башкарма власть органнары, Башкортстан Республикасының муниципаль район хакимиятләре, социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешма вәкилләре, инвалид һәм сәламәтлекләре чикле балаларның ата-аналар берлеге, халыкны социаль яклау үзәге белгечләре катнашты.

“Мәрхәмәт” хәйрия фонды­ның попечитель советы рәисе Г.Ф.Хәми­това, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Л.Х.Иванова, “Мәр­хәмәт” хәйрия фонды рәисе А.Р.Гәрәевадан торган делегация Сәвәләй авылындагы наркотик кулланучы балигъ булмаган бала­ларны реабилита­цияләү үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, “Кырмыскалы” спорт-сәламәтләндерү комплексы кебек район биләмәсендә урнашкан социаль объектларда булдылар.
Күчмә семинар чикләрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Н.Р.Шәймәрдәнов гражданнарны кабул итте, ә психолог Г.Г.Кәримова инвалид һәм сәламәтлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен консультация үткәрде. Шулай ук күрше алты районнан килгән балалар һәм ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, шулай ук психолог, невролог, травмотолог-ортопед һәм кардиологлардан консультация алдылар. Фойеда теләге булган һәр кеше төрле осталык дәресләрендә катнаша алды.
Шул ук вакытта коммерция нигезендә булмаган оешма җитәкчеләре - “Бала һәм ана проблемалары белән шөгыль­ләнүче социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү һәм үстерү, балаларны һәм ата-аналарны реабилита­цияләү”, ә инвалид бала тәр­бияләүче ата-аналар “Үсеш үзенчәлекләре булган балаларны реабилитацияләү һәм йорт шартларында тәрбияләү” темалары буенча секцияләрдә катнашты.
Шул ук көнне район хакимияте бинасында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Аның барышында инвалид балаларны тәрбия­ләү, аларны реабилитацияләү һәм һөнәр сайлау мәсьәләләре тикшерелде.
- Бүген без сәламәтлекләре чикле балаларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә җыелдык. Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы райондагы эшкә уңай бәһа бирде. Шуның өчен дә семинар уңышлы үтте, дип әйтергә мөмкин. Киләчәктә дә без камилләшәчәкбез һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәчәкбез, - диделәр семинар ахырында.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: