Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2018, 12:03

Егетләр китә хезмәткә…

Үткән шимбә көнне район үзәгендә Хезмәткә алынучылар көне үткәрелде.

“Армиягә барам”

Сихон авылыннан Андрей Янтураев мәктәпне тәмамлау белән колледжга укырга керә. Ә сентябрьдә 18 яшь тулу белән ул армия хезмәтенә барырга теләп, отпуск ала.

Хезмәткә чакырылучылар көнендә Андрей нәнәсе һәм картәтисе белән бергә килгән. Анастасия Борисовна зур горурлык хисе белән оныгының һава-десант гаскәрләрендә яки махсус тәгаенләнештәге бүлекчәдә хезмәт итәргә теләвен белдерде. Ул бокс белән шөгыльләнә, әлеге вакытта авыр атлетика белән мавыга. 200 килограммнан артык авырлыктагы штанганы да күтәрә ала.

Картәтисе Алексей Николаевич үз гомерендә ике тапкыр хезмәттә булган. Тәү тапкыр Чита өлкәсендә, икенче­сендә Чернобыль атом-электр станция­сендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Оныгы аңардан үрнәк алып, тиз­рәк хәрби кием кияргә теләве аң­лашыла.

Батырлык мәктәбе

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Тиздән районыбызның яшь егетләре ил алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк. Хезмәткә китүче егет­ләргә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Ф.Н.Макаева изге теләк­ләрен җиткерде.

– Армиядә хезмәт итү – егетләрне физик һәм әхлакый яктан да чыныктыра һәм ныгыта. Ул – батырлык мәктәбе, - диде Флизә Наил кызы.

Кырмыскалы һәм Архангель район­нарының хәрби комиссары Р.Н. Гыймалов: “Егетләргә гади булмаган чорда хезмәт итәргә туры килә. Безнең илгә карата мәгълүмати һәм икътисадый яклап сугыш бара” – дип белдерде.

- Сезгә ел буена ата-бабаларыбыз­ның данлы йолаларын дәвам итәргә, Русиянең Кораллы Көчләр сафларында лаеклы урын алырга туры килә, диде Ринат Нуретдин улы.

Хезмәткә алынучыларга шулай ук районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов һәм “Патриот” хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугир­ләрнең җәмәгать оешмасы җитәкчесе А.Ә.Ярмөхәммәтов мөрәҗәгать итте. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт һәм Илтирәк авылының дин әһәле Евгений ата изге теләкләрен әйттеләр.

Чара азагында Кырмыскалы Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчкәләр салдылар.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: