Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 21:35

Константин Толкачев: "Юлламада чагылыш тапкан максатлар тормышка ашмый калмас"

- Юллама үзенең чыгыш ясалу урыны һәм форматы буенча яңалыкларга бай булды. Ул эчтәлеге белән һәркем өчен аңлаешлы, шул ук вакытта анык һәм мәгънәле, - диде Константин Борисович.

- Төбәк җитәкчесе мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, яшьләр һәм социаль сәясәт өлкәләрендә законнарны камилләштерү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде. Төбәкнең колачлы дәүләт проектларында катнашуының мөһимлеге билгеләнде. Аларны гамәлгә ашыруның төп базасы - һичшиксез, икътисад.
Инвесторлар һәм федераль акчаларны җәлеп итү, республика ия булган икътисади куәтне файдалану мәсьәләләре көнүзәк булып тора. Кешеләрнең тормыш шартлары яхшыру бу эшнең нәтиҗәсе буларак кабул ителергә тиеш.
Республикага җитәкчелек итә башлаган көннән алып, Радий Фәрит улы үзен төбәк халкының ихтыяҗларын һәм өметләрен тирәнтен аңлаучы, республика язмышы өчен чын күңелдән борчылучы кеше буларак күрсәтте.
Бүген залда икътисад, мәгариф, социаль өлкә, спорт тармакларында югары казанышларга ирешкән төрле яшьтәге кешеләрне күрү урынлы булды. Бу безнең республиканың иң мөһим хәзинәсе – кешеләр булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Алар - безнең төп икътисади куәтебез. Аны сакларга, якларга, үстерергә кирәк.
Радий Хәбиров бүген депутатларга гына түгел, башкарма власть органнары, иҗтимагый оешмалар, барлык республика халкына мөрәҗәгать итте. Шулай да Юллама, беренче чиратта, депутатларга кагыла. Без аның төп тезислары буенча эшне башладык та инде. Юлламада чагылыш тапкан бер фикер дә, идея дә тормышка ашмый калмас.
https://kiziltan.ru/politika/16953-konstantin-tolkachevyullamada-chagylysh-tapkan-ber-fikerd-ideya-d-tormyshka-ashmyy-kalmas.html
Фото: Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: