Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 21:39

Мортаза Рәхимов: “Радий Хәбиров тәгаен бурычлар куйды”

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Юлламасын шәрехләп, анда эш сәфәрләре барышында үз күзләре белән күргән реаль проблемалар яңгыравын билгеләп үтте.

-- Ике ай эчендә ул күп кенә шәһәр һәм районнарда булды, бүген республика халкының ничек яшәвен белде. Кызганычка каршы, соңгы берничә елда Башкортстанда гамәлдәге һәм эшләүче идарә системасы какшаган. Элек шул ук Баймак, Хәйбулла яисә Әбҗәлил районнарында яшәүчеләр басуларда һәм фермаларда эшләсә, хәзер башка төбәкләргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Мин бүгенге Юлламаны уңай бәялим, - диде Мортаза Рәхимов.
Башкортстанның беренче Президенты, Радий Хәбиров минем киңәшләргә мохтаҗ түгел, дип билгеләп үтте.
-- Ул авылда үсте, төрле вазыйфаларда, шул исәптән Мәскәүдә дә, эшләде, шуңа күрә аның тормыш тәҗрибәсе бай. Аңа минем киңәшләрем кирәкми дип саныйм. Радий Фәрит улы бүген республикада булган барлык проблемалар турында сөйләде, чыгышы гадәти булмаган, яңа форматта үтте. Ул башкарма власть алдына үтәлергә тиешле тәгаен бурычлар куйды. Башкортстан югалган позицияләрен кире кайтарырга тиеш. Республика халкына бәхет, иминлек, яхшы тормыш һәм иң мөһиме — сәламәтлек телим, - диде Мортаза Рәхимов.
https://kiziltan.ru/politika/16952-mortaza-rhimov-radiy-hbirov-tgaen-burychlar-kuydy.html
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: