Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 21:43

Юллама күпләрнең аңында революция ясаячак"

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Әмир кызы Радий Хәбировның Юлламасы югары бәяли.

- Бу - гадәттән тыш Юллама , - ди ул. - Бу мөрәҗәгатьне безгә барысын да берләштерүче яңа лидер җиткерде. Аны республиканың беренче Президенты да, моңа кадәр булган Башлык та тыңлады, халык аларны басып алкышлады. Бу - безгә бик кирәкле бердәмлек сәясәте билгесе.
Юллама авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр турындагы фикерләр белән башланып китте. Җир кешесе, алдынгы комбайнчыга ихтирам күрсәтү дулкынландыргыч булды. Гомумән, балалар, яшьләр, төрле һөнәр ияләре, күпбалалы гаиләләр, хокук саклау органнары батыры - залдан күтәрелгән бу кешеләр барысы да без, безнең республика, безнең бердәм халык. Юллама депутатларга, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә генә түгел, һәрбер кешегә кагыла, һәрберебезне уятып җибәрә.
Ирләребезнең Себер якларына эш эзләп чыгып китүе, шул сәбәпле аларның сәламәтлеге какшавы, гаиләләр таркалу, башка социаль бәлаләр, эчкечелек, тәмәке тартуга каршы көрәш, бу мәсьәләдә альтернатив юллар эзләү - боларның барысы да халыкка шулкадәр якын һәм көнүзәк!
Милләттәшләребез күңеленә май булып яткан "Без булдырабыз! Без яхшырак булдырабыз!" дигән чакыруны без чын күңелдән күтәреп алабыз!
https://kiziltan.ru/politika/16962-rimma-utsheva-bu-yullama-kplrne-aynda-revolyuciya-yasayachak.html
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: