- Безнең бурыч – тантаналарны хәвефсез үткәрү өчен барлык шартлар тудыру, - диде муниципаль район башлыгы Альфир Сабиров, бәйрәм чорында хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләре буенча терроризмга каршы комиссиянең ачык утырышында.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Флизә Макеева Яңа ел тантаналары чорында клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм дәваханәләр аерым күзәтү астында булачак, дип белдерде. Имин булмаган гаиләләр, ә алар безнең районда 89 (анда 203 бала тәрбияләнә) күзәтү астында торачак. Авыр тормыш хәлендә калган һәм күпбалалы гаиләләрнең йортларына янгын турында хәбәр итүче 728 җайланма куелды.
Флизә Наил кызы кагылган тагы бер мәсьәлә - транспортта балаларны ташу. Әлеге вакытта 29 автобус укучыларны мәктәпкә алып килә һәм кайтарып куя. Мәктәпләрдә ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә дәрестән тыш чаралар, акцияләр үткәрелә. Мәктәп укучыларының юл хәрәкәте хәвефсезлеге турындагы хәлгә аңлатма биреп, Альфир Фәрхәт улы Яңа ел каникуллары чорында балалар өлкәннәрнең күзәтүе астында булырга тиеш, дип белдерде.
Район полициясенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Данис Галиәхмәтов билгеләвенчә, Яңа ел бәйрәмнәренә гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү һәм террористик актларга юл куймау максатында шәхси состав җәлеп ителәчәк. Концерт куеласы урыннар тикшереләчәк, анда полиция һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре дежурда торачак. Гыйнвар каникуллары чорында имин булмаган гаиләләр һәм исерткеч эчемлек сатучыларның йортлары буйлап рейдлар үткәрү планлаштырыла. Данис Галиәхмәтов шулай ук авыл биләмәләрендә ирекле халык дружиналары эшен активлаштырырга кирәклеген әйтте. Фикер алышу барышында комиссия әгъзалары бәйрәм көннәрендә район үзәгенең төп мәйданына, ә Яңа ел төнендә район үзәгенең төп урамнарына керү юлларын ябарга, дигән карарга килделәр.
Ел башыннан безнең районда 56 янгын теркәлде, анда дүрт кеше һәлак булды. Янгыннарның күбесе торак йортларда (23) һәм мунчада (20) чыга.
81нче янгын часте начальнигы Илдус Хәмитов әйтүенчә, янгыннарның төп сәбәбе – эчкән килеш ут белән саксыз тотыну, шуңа да тәртипсез тормыш алып баручыларны аерым күзәтү астына алырга кирәк. Янгын чыккан очракта кешеләр еш кына кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Күпләре 112 санын җыеп, Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә шалтырата башлый, бу дөрес түгел. Анда мөрәҗәгать итеп, сез Уфа диспетчерына эләгәсез, алар безгә хәбәр иткәнче вакыт үтә.
ЯНГЫН ЧЫККАН ОЧРАКТА, 101 САНЫ БУЕНЧА ШАЛТЫРАТЫРГА КИРӘК. Ул вакытта сез турыдан-туры Кырмыскалы районының янгын сагына эләгерсез. 101 саны буенча шалтырату теләсә-кайсы кәрәзле элемтә операторы өчен бушлай.
Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Айбулатов белдерүенчә, Яңа ел көннәрендә торак-коммуналь хуҗалыгына эшләр өстәлә: су, электр уты һәм газ белән тәэмин итү, канализация системасында авария килеп туу ихтималлыгы арта. Табигать көйсезлекләре дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ләкин район кышкы чорга әзер, диде ул.
Гадәттә, яңа елдан соң кар һәм бураннар башлана. Шуңа күрә бәйрәм чорында техника әзер булырга: юллар әледән-әле чистартылып торырга тиеш, дип белдерде муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров.