Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 11:41

Күкләр, ярдәм итегез!

Стәрлетамактан 19 яшьлек Юлия Емельянова “Пятница” телеканалындагы “Күкләрдән сора” дип аталган яңа телешоу герое булды.

Аны оештыручылар үлемечле диагнозлы балаларның теләкләрен һәм хыялларын үтәргә омтыла.
Юля ике ел инде ракка каршы көрәшә. Ул Мәскәүнең Дима Рогачев исемендәге онкология үзәгендә дәвалана, дистәләрчә химия курсы үткән, әмма чир азганнан аза.
Ләкин Юлиянең хыялланудан туктаганы юк. Яраткан җырчысы Дана Соколованың концертында булырга, модель сыйфатында фотога төшәргә, туйганчы татлы ризыклар ашарга теләгән иде, әлеге программаны оештыручылар шушы теләкләрне тормышка ашырырга ярдәм итте. Хәтта авыр чиренә карамый, бер генә көн Грузиядә дә булырга мөмкин булган аңа.
Ләкин аның иң изге теләге — савыгу. Киләчәктә бу хыялы да тормышка ашар, дип өметләник.
https://kiziltan.ru/zhizn/17001-kklr-yardm-itegez.html
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: