Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 11:24

Владимир Путинга соравым бар...

Бүген, 20 декабрьдә, Президент Владимир Путин елны йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирәчәк. Чарага 1702 журналист аккредитация үткән. Былтыр — 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Владимир Путинның ундүртенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирда барачак. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сурдотәрҗемәсен карарга мөмкин.
Үткән елда 3 сәгать 42 минут дәвам иткән матбугат конференциясендә Президент 65 журналистның соравына җавап бирде.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска матбугат конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам иткән, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә эшкә китәр алдыннан 2008 елда булган: ул 4 сәгать 40 минутка сузылган, ил башлыгы 100дән артык журналистның соравына җавап биргән.
https://kiziltan.ru/politika/16984-vladimir-putinga-soravym-bar.html
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
Читайте нас: