Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2018, 12:01

Бәйрәм кәефе бозылмасын дисәң...

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән сәүдә челтәрләрендә кәнфитләр, төрле кондитер изделиеләре һәм балалар өчен уенчыклардан торган бүләкләр җыемы сатуга чыгарыла башлый. Мондый бүләкләр әзерләү һәм тарату белән шөгыльләнгән оешмаларга, шулай ук аларны сатып алучы ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Беренчедән, бүләкләрне фәкать зур сәүдә урыннарында гына алырга, шул ук вакытта рус телендә ачык итеп язылган маркировкасына игътибар би­релергә тиеш. Төргәгендә бүләкнең составы, авырлыгы, җитештерү датасы, куллану вакыты һәм саклану шартлары турында мәгълүмат булырга тиеш.
Бүләк әзерләгәндә яки сатып алганда эчендә нәрсәләр барлыгын ныклап тикшерегез, анда тиз бозыла торган кремлы кондитер изделиеләре, йогурт, эремчекле сыр һәм сөт продуктлары булырга тиеш түгел. Моңардан тыш, алкоголь, кофе, карамель, арахис, абрикос төше, ясалма ароматизаторлар, тәмләткечләр, консервантлар, төрле майлар һәм сагыз салу катгый тыела.
Кондитер җыемында уенчык салырга рөхсәт ителә, ләкин аның үзенең төргәге һәм маркировкасы булырга тиеш. Төргәге булмаган пластик уенчык азык-төлек продукты төргәгенә ябыштырылырга мөмкин.
Яңа ел бүләкләрен сату һәм сатып алу белән бәйле мәсьәләләр буенча яз­ма рәвештә Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенә мөрәҗәгать итәргә яки http://www. 02.rospotrebnadzor.ru сайтына күрсәтелгән “кайнар элемтә” һәм җәмәгать кабул итү бүлмәсенең те­лефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Наталья Морозова, Роспотребнадзорның БР буенча территориаль бүлегенең белгеч-эксперты.
Читайте нас: