Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2019, 11:38

Көн тәртибендә – мөһим мәсьәләләр

Муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләрне тикшерү белән беррәттән, узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Утырыш барышында Совет рәисе М.М.Алдакаева 2018 елда башкарылган эшләргә җентекле анализ ясады, аларның әһәмиятен билгеләде. Җәмәгать советы эшчәнлеге “Русия

Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында” 212нче-ФЗ һәм “РФ субъектлары җәмәгать палаталары эшчәнлегенең төп принциплары турында” 183-ФЗ санлы федераль законнарга нигезләнеп оештырылды, - дип башлады чыгышын Марина Мәхмүт кызы. Шулай ук ул 7 утырыш үткәрелүе, аларның барысында да көнүзәк мәсьәләләр тикшерелүен билгеләде. Барлык Совет әгъзалары да катнашкан эре проектларга тукталып үтте. Шулай, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләү алдыннан Совет әгъзалары барлык авыл биләмәләрендәге

Җиңү паркларының торышын тикшереп чыкты, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашты. Балаларның җәйге ялын күңелле һәм, тәү чиратта, хәвефсез оештыруны күз уңында тотып, район биләмәсендәге “Виктория” спорт-сәламәтләндерү лагерендә дә булдылар. Ә 26 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр районның медицина учреждениеләре тикшерелде. Аның барышында комиссия дәвалау объектларының торышына, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына игътибар итте, халык фикере белән кызыксынды. Тикшерү нәтиҗәсендә кайбер җитешсезлекләр дә

ачыкланды. Аларны бетерү буенча тиешле тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук рәис Җәмәгать советының эшчәнлек чоры тәмамлану сәбәпле, узган елның август аенда муниципаль район

хакимияте карары белән яңа Положение кабул ителүе, Советның яңа составы раслануын да билгеләде. Хәзер биредә төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Башлыча, коммерция нигезендә булмаган оешма, хатын-кызлар һәм ветераннар советлары вәкилләреннән, укытучылар һәм эшкуарлардан тора. Көн тәртибендәге икенче мәсьәләгә дә җитди игътибапр бирелде. Сүз “Үлемсез полк” хәркәтенең урындагы бүлекчәсен булдыру турында барды. Нәтиҗәдә, безнең районда да бу хәрәкәтнең аерым штабын ачарга карар ителде. Бу уңайдан аның составы һәм рәисе сайланды. Хәзер бу оешмага Кырмыскалы гимназиясе укытучысы Марат Тимерҗан улы Әбубәкиров җитәк-челек итәчәк. Көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә җентекле тикшерелгәннән соң, җыелучылар эш планы белән танышты һәм яңа бурычлар билгеләде.

Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: