Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2019, 11:48

Кырмыскалының төзеклеге – алар кулында

“Жилстройдорсервис” җәмгыятенә - 10 ел2008 елны 22 декабрендә район үзәгендә авылны төзекләндерү белән шөгыльләнүче яңа предприятие төзелә. Шул вакыттан алып, елның нинди фасылы булуга карамастан, иртәннән кичкә кадәр, кайчакны төнлә дә предприятие хезмәткәрләре Кырмыскалы биләмәсен төзекләндерү, яшелләндерү һәм җыештыру белән шөгыльләнә.

Уңыш сере - тырышлыкта

Ун ел эчендә оешма даими үсешү өстендә. Авыл да үсә, эш күләме дә арта. Махсус техника һәм аны хезмәтләндерүче белгеч­ләргә дә ихтыяҗ барлыкка килә.

– Әлеге вакытта машина паркында 17 берәмлек техника - грейдер, төягечләр, экскаватор, тракторлар, “КамАЗ” машиналары, кыскасы, район үзәге кебек зур авылны төзекләндерү өчен барсы да бар. Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белән муниципаль контракт нигезендә эшлибез. Оешмада барлыгы 25 кеше исәпләнә. Кыш көне урамнарны кардан чистартабыз, җәй көне юлларга чуерташ җәябез, асфальт юлларны “ямау” белән шөгыль­ләнәбез. Каты көнкүреш калдыклары реформасыннан да читтә калмадык. Күпфатирлы һәм шәхси йортлардан чүп-чар җыю да безнең оешма өстендә, - ди “Жилстройдорсервис” җәм­гыяте директоры Фәзит Гәрәев.

Фәзит Фәрит улы биредә оешма төзелгәннән бирле эшли. Тәүдә - баш инженер булса, 2015 елда директор итеп тәгаенләнә.

Кар яуса, мәшәкать тә арта

Кышкы вакытта “Жилстройдорсервис” җәмгыяте коллекти­вының төп бурычы – Кырмыскалы авылы урамнарын һәм җәмәгать биләмәләрен кардан чистарту. Дәваханә артында, Таусеңер урманы ягында да яңа район барлыкка килде. Авыл халкы иртән эшкә китә, балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына итеп куя алсын өчен район үзәгендәге күп кенә урамнар, парковларда автомобильләр булмаганда, иртән-иртүк яки төнлә чистартыла. Бүгенге көндә кар чистарту белән алты берәм­лек техника мәшгуль.

Тракторчылар Илгиз Хәми­дуллин, Таһир Вахитов, Александр Патрикеев, Фәнзил Шәм­сетдинов, грейдерда Зәбир Исхаков район үзәгендә генә түгел, аннан читтә дә тырышып хезмәт сала.

– Әлеге вакытта төнге сменада – кичке сәгать сигездән ир­тәнге җидегә кадәр эшлибез. Төнлә мин юлларны кардан тазартам, төягеч төйи, ә “Кам­АЗ”лар ташып тора. Грейдерда дүртенче ел эшлим, – ди Зәбир Зыя улы.

Мөмкинлек булганда, “Жилстройдорсервис” җәмгыяте заяв­ка буенча күрше авыл биләмә­ләрендә дә кар чистарта. Ә декабрь аенда коллективның эше аеруча күп. Яңа ел бәйрәменә чыршыны авылның төп мәй­данына урнаштыру да аларга йөкләтелде. 16 метрлы купшыкайны Архангель урман хуҗа­лыгыннан алып кайттылар.

Кышын - көрәк, җәен - себерке

Гомум файдаланудагы парклар, авыл үзәгендәге мәй­данны эшчеләр тәртипкә китерә. Әлфия Яхина, Минниса Абакачева, Ирина Мөхәмәдь­яро­ваның кыш көне кулларыннан көрәк, ә җәй булса себерке төшми. Алар тротуарларны һәм җәяүлеләр юлын себерә, тайгак урыннарга ком сибә, урамнардагы чүп-чарны җыя. Коймаларны буяу, клумбаларны яшел­ләндерү, тротуарларны агарту да бу эшсөяр хатын-кызларның иңендә.

Әлфия Яхина кырмыскалыларга яхшы таныш. Аралашырга яраткан бу мөлаем хатын биредә оешмага нигез салынган көннән бирле эшли.

– Эшемне яратып башкарам, еш кына авыл халкыннан рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Саф һавада эшлибез. Кыш көне – чыныксак, җәй көне кояшта кызынабыз. Бәлки, шуның өчен дә беркайчан да чиргә бирешкәнем юк. Хаклы ялда булсам да, эшлим әле, бердәм коллективымнан аерыласы килми, - ди Әлфия.

Район үзәгендәге бер генә бәйрәм дә “Жилстройдорсервис” җәмгыяте эшчеләренең катнашлыгыннан башка үтми. Тәүдә алар Яшьләр көне, Сабантуй һәм “Чыңла, чалгы!” кебек бәйрәм үткәреләсе мәйданнарны тәр­типкә китерсә, соңыннан җы­ештырып куя.

Юлларны чистартуга - зур игътибар

Ир-егетләр, нигездә, юлларны төзекләндерү белән мәшгуль. Наил Үлмәсколов, Сергей Новиков, Рөстәм Садыйков, Илдар Разетдинов, Алексей Кадаков җәй юлларны “ямый”, чуерташ җәя. “Жилстройдорсервис” җә­мгыяте 85 километр озынлыгындагы асфальт юлларны хезмәт­ләндерә. Алар шулай ук юл аша чыгу урыннарына билгеләр сыза, ясалма “бусагалар” ясый, газондагы үләннәрне чаба. Узган елда алар тарафыннан Киров, Эш­челәр, Гафури, 1 Май, Басу, Совет урамнары ремонтланган.

Моңардан тыш, байтак еллар предприятие күпфатирлы һәм шәхси йортлардан, мәгариф учреждениеләреннән каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә. Чүп җыю машинасына 40 елдан артык эш стажы булган Раил Хәйретдинов идарә итә.

– “Жилстройдорсервис” җәмгыятендә 2013 елдан бирле эшлим. Тәүдә үзбушаткыч “ЗиЛ” машинасын йөреттем. Якшәм­бедән башка, көн саен каты көнкүреш калдыкларын илтеп урнаштырабыз. Машинага 20-25 контейнер сыя. Өчәр-дүртәр рейс, ягъни көненә 90га якын контейнер чүп түгәбез, - ди Раил Хәйретдинов.

Халык уңайлыгы өчен

“Жилстройдорсервис” җәм­гы­ятендә һәр хезмәткәр мөһим. Ринат Аманов – баш инженер, Дамира Исхакова – баш бухгалтер, Салават Баемов – икътисадчы, Фәнзил Шәмсетдинов һәм Илшат Сафин – тракторчы, Фәнил Шәмсет­динов һәм Роберт Гомәров – водительләр, Нурислам Разетдинов һәм Илшат Хәмидуллин – каравылчы. Аларның күбесе биредә байтак еллар эшли.

Елдан-ел авыл үсә, зурая, эш күләме дә, хезмәтләндерәсе урамнар да арта. Ләкин предприятие эшчеләре, води­тельләре, тракторчылары, җитәкчеләре һәм белгечләренең тырыш хезмәте аркасында авылыбыз күркәмләнә. Биредә һәрвакыт чиста һәм тәртип.

“Жилстройдорсервис” җәм­гыятен бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: