Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2019, 12:10

Бер мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак

Шул көннәрдә муниципаль район хакимиятендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев кырмыскалыларны кабул итте. Депутат белән очрашуга районыбызның төрле авылларыннан килделәр. Һәрберсенең үз соравы, үз проблемасы. Килүчеләрнең барысы белән дә җенентекле сөйләшү булды, аңлатмалар бирелде.

Шул көннәрдә муниципаль район хакимиятендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев кырмыскалыларны кабул итте. Депутат белән очрашуга районыбызның төрле авылларыннан килделәр. Һәрберсенең үз соравы, үз проблемасы. Килүчеләрнең барысы белән дә җенентекле сөйләшү булды, аңлатмалар бирелде.
Никитин авылыннан килгән хезмәт ветераны барлык төпкел авылларга хас булган проблемалар турында сөйләде. Аны һәм авылдашларын фельдшер булмавы борчый. Шулай ук кибет ачуларын, машиналар тизлекне арттырмасын өчен урамнардагы юлларга “тупсалар”салуларын сорады. Павел Рюрикович бу проблемалар буенча тиешле ведомстволар белән бәйләнешкә чыгып, аларны хәл итү юлларын карарга сүз бирде.
Прибельский авылыннан килгән ветеранның мәрхүм тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул торак сертификаты алу мөмкинлеге турында белергә дип килгән. Мәгълүм булуынча, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тормыш иптәшләренә тәгаенләнгән бу ярдәм торак шартларын яхшырту таләп ителгән очракта күрсәтелә. Дәүләт Думасы депутаты вете­ранның мөрәҗәгате буенча эшне контрольгә алырга кушты.
Киләсе сорау да шушы ук темага бәйле булды. Тик Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны яшәгән йортның мәй­даны җитәрлек булгач, ул яңа торакка дәгъва итә алмый. Шуңа күрә, Дәүләт Думасы депутаты федераль программа ярдәмендә ул яшәгән йортка ремонт үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Гражданнарның барлык мө­рәҗәгатьләре тиешле вакыт эчендә каралачак, сорауларына җентекле җавап җибәреләчәк. Павел Рюрикович әйтүенчә, мондый эш сәфәре авыл билә­мә­ләренең яшәеше, халыкны борчыган проблемалар белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: