Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2019, 13:17

“Сез башкортстанны дөньяга таныттыгыз!”

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовны 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Мактау грамотасы тапшырды.

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовны 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Мактау грамотасы тапшырды.
— Хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы, без Сезнең бүләкләр исемлеген карадык. Анда бер буш пункт та юк — Русиянең барлык югары бүләкләре, “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” орденнары бар, — диде Радий Хәбиров. — Сезне Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләргә һәм актив хәйрия, остазлык эшчәнлегегез, республика үсешенә битараф булмавыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Төбәк җитәкчесе юбилярның Башкортстан үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
— Республикада Башкортстанны үстерү өчен күпме эш башкарганыгызны һәркем яхшы белә. Сез төбәккә бик авыр елларда җитәкчелек иттегез. Шуңа карамастан, җитди карарлар кабул иттегез. Ул чорда республика Русиянең иң көчле, тотрыклы үсеш кичерүче субъектларның берсенә әверелде. Башкортстанны Русиягә, дөньяга таныттыгыз, – диде Радий Хәбиров. Территорияләрне, муниципалитетларны үстерү, инфраструктура, эре предприятиеләр, заманча агросәнәгать комплекслары булдыру — Сезнең казаныш. Иң мөһиме —республиканың меңләгән гражданнары котлауларында чагыла халык мәхәббәте. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Сез – актив кеше, безнең өчен остаз булып торасыз. Сезнең киңәшләр, Сезнең таләпчәнлек безгә бик кирәк. Бергәләп республика иминлеге өчен эшләячәкбез әле, дип ышанам.
— Җылы сүзләрегез өчен рәхмәтлемен. Чыннан да, күп эшләр башкарылды. Без сезнең белән озак еллар бергә эшләдек, — диде Мортаза Рәхимов. — Сезнең алда республиканы үстерү буенча мөһим бурычлар тора. Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм бердәм командада нәтиҗәле эшчәнлек юлдаш булуын телим.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
https://kiziltan.ru/news/18676-sez-bashkortstanny-dnyaga-tanyttygyz.html
Фото: https://kiziltan.ru/uploads/posts/2019-02/1549549200_3.jpg
Читайте нас: