Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2019, 16:11

Бушлай антеннага гаризалар кабул ителә башлады

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада яшәүчеләрнең санлы телевидение кабулиткечләре сатып алуга чыгымнарын каплыйлар һәм санлы телесигнал булмаган зоналарда юлдаш антенналары урнаштыралар.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада яшәүчеләрнең санлы телевидение кабулиткечләре сатып алуга чыгымнарын каплыйлар һәм санлы телесигнал булмаган зоналарда юлдаш антенналары урнаштыралар.
Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, бушлай тәлинкә урнаштыруга беренче гаризалар Нуриман районында яшәүчеләрдән алынган.
“Юлдаш кабулиткечләрен урнаштыруда санлы эфир телевидениесе зонасыннан читтә калган халыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Андый торак пунктларның исемлеге РТРС сайтында урнаштырылган. Ярдәм гражданнарның ике категориясенә күрсәтеләчәк: пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга һәм балага айлык пособие алучы аз керемле гаиләләргә. Ярдәм алу өчен Агентлык сайтында документлар исемлеге белән танышырга мөмкин. Мәсьәләне хәл итүне тизләтү өчен республиканың һәр районында документлар пакеты булдырырга ярдәм итәчәк җаваплы кеше билгеләнде. Аларның исемлеге Агентлык сайтында басылды”, — дип белдерде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Исегезгә төшерәбез, 3 июньнән Башкортстанда аналог тапшырулары тулысынча туктатылачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
https://kiziltan.ru/budni/18765-bushlay-antennaga-garizalar-kabul-itel-bashlady.html
ФОТО: https://kiziltan.ru/uploads/posts/2019-02/1549885857_4.jpg
Читайте нас: