Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2019, 16:13

Башкортстан мәйданчыгы - иң яхшыларның берсе

Сочидагы Русия инвестицион форумында Башкортстанның презентация мәйданчыгын республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров иң яхшыларның берсе дип атады.

Сочидагы Русия инвестицион форумында Башкортстанның презентация мәйданчыгын республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров иң яхшыларның берсе дип атады.
- Командабызның форумда башкарган эшенә беренчел йомгак ясадык. Һәркемнең кәефе күтәренке. Минем фикеремчә, безнең презентация мәйданчыгы - биредә иң яхшыларның берсе. Эш аның тышкы матурлыгында түгел, мәйданчык бик актив эшләде. Хезмәттәшлек һәм ниятләр турындагы килешүләр төзү эше киеренке алып барылды. Төрле өлкәләрдә берничә килешүгә кул куелды, — диде Радий Хәбиров.
Брифингта төбәк җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, Башкортстан гаять зур икътисади һәм кеше потенциалына ия, Русия субъектлары арасында зур абруе бар.
Башкортстанның Сочида Русия инвестицион форумына охшаш барлык зур форумнарда актив катнашу тәҗрибәсе дәвам итәчәк, дип өстәде ул.
- Барлык эре форумнарда да катнашачакбыз, көндәшле мохиттә республикага инвестицияләр җәлеп итү өчен актив көрәшәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
https://kiziltan.ru/politika/18933-bashkortstan-mydanchygy-i-yahshylarny-berse.html
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: