Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2019, 17:27

Сибай карьеры су белән тутырыла

Сибай карьеры 9 метрга кадәр су белән тутырылган. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов хәбәр итте.

Сибай карьеры 9 метрга кадәр су белән тутырылган. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерына су бирү күләме тәүлегенә 10 мең кубометрга кадәр җиткерелгән, шулай ук күкерт диоксиды концентрациясен киметү өчен суга известь кушыла.
– Известь кертү план буенча 1600 тонна иде, аны 2 мең тоннага җиткерергә карар ителде. Бу атнада чаралар үткәрү өчен уңайлы һава шартлары көтелә. Күкерт диоксидының рөхсәт ителгән нормадан артуы теркәлмәгән, - диде шәһәр мэры.
https://kiziltan.ru/news/18986-sibay-karerynda-kkert-dioksidy-koncentraciyasen-kimet-chen-izvest-kushyla.html
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: