23 февральдә Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.
Төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә тере чәчәкләр салды. Һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Радий Хәбиров, шулай ук, мемориаль комплекста Ишембай районында туып-үскән, кече Ватаны батырларына багышланган стелла янында чәчәкләр салды
https://kiziltan.ru/byrm-beln/19246-radiy-hbirov-ufany-i-parkynda-mgelek-utka-chchklr-saldy.html
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан