Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 февраль 2019, 18:22

Янгын сабыйны да кызганмаган...

Әлеге сәгатьләрдә янгынның нидән чыкканлыгы ачыклана.

Әлеге сәгатьләрдә янгынның нидән чыкканлыгы ачыклана.
Зианчура районының Иделбәк авылында өч кеше янып үлгән.
Бүген көндезге сәгать 12:30да янгын сүндерүчеләргә коточкыч хәл турында хәбәр ителә. Берничә авыл хакимиятенең янгын сүндерүчеләре килгәндә өйне ут ялмап алган булган.
Янгынны сүндергәндә өч кешенең үле гәүдәсе табылган: 34 яшьлек хатын, яшь ярымлык малай һәм бер ир. Әлеге вакытта ирнең кем булганлыгы ачыклана.
Хатынның 15 һәм 7 яшьлек балалары янган өйдән чыгып китәргә өлгергән. Шул ук вакытта, район дәваханәсенә аннан 51 яшьлек хатын китерелгән.
https://kiziltan.ru/obchestvo/19256-yangyn-sabyyny-da-kyzganmagan.html
Фото: Башинформ
Читайте нас: