Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2019, 16:08

Булдырган бит бу малай!

4 яшьлек Федор Русиянең Рекордлар китабына кергән.

4 яшьлек Федор Русиянең Рекордлар китабына кергән.
Барнаулда яшәүче 4 яшьлек Федор Чепурнов 21 минут эчендә 1100 тапкыр чүгәләп күрсәткән. Бу вакыт эчендә бала хәтта хәл алырга да туктап тормаган.
Малай үзе әйтүенчә, ул әле арып та өлгермәгән. Алай гына да түгел, хәтта кечкенә спортчының маңгаена тир дә бәреп чыкмаган. Аның бу казанышын тамашачылар алдында Русиянең Рекордлар китабы вәкилләре теркәгән.
Федорның әтисе улының үзенчәлекле сәләтен бер ай элек күреп кала. Малай беренче тапкыр 190 тапкыр чүгәли. Аларның фатир номеры нәкъ шундый санлы була. Алдагы көнне — 300, аннары — 500, бераздан 900 тапкыр “ых” та итми чүгәли ул.
Ә берничә камера төшереп һәм секундомер санап торганда, Федя туктарга уйламый да, тик 1100 тапкыр чүгәләгәннән соң, аны әтисе туктата.
Яшь рекордсменның уңышлары бу гына түгел әле, ул ике яшеннән хоккей һәм көрәш белән дә шөгыльләнә.
https://kiziltan.ru/kyzyk-news/19382-buldyrgan-bit-bu-malay.html
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: