Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2019, 16:11

Радий Хәбиров аналардан киңәш сорый

Республика җитәкчесе "Facebook" социаль челтәрендәге битеннән ресубликада яшәүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итә.

Республика җитәкчесе "Facebook" социаль челтәрендәге битеннән ресубликада яшәүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итә.
- Әйдәгез бергә уйлашыйк, - ди ул. - Әле без балалар ризыгы мәсьәләсен җитди өйрәнүдәбез. Совет чорында балалар кухнясы бар иде. Хәзер алар юк. Уфада алар яңадан эшли башлады. Экспертлар мине аларны республиканың эре шәһәрләрендә дә булдырырга өнди. Ничек кенә булмасын, бу тиз генә булмаячак һәм җитди чыгымнар таләп итә. Мин әниләрнең фикерен белергә дә тиеш бит әле - алар киптерелгән сөт кушылмалары гына түгел, башка сөт ризыкларын да алырга әзерме? Сез ничек уйлыйсыз?
Коментарий язучыларның күбесе сөт кухняларын кайтару янында.
"Декрет ялында утыручы кайбер аналарның ире дә, ярдәм итәргә ата-анасы да юк. Андыйларга педиатрдан сөт кухнясына талон алу - олы бәхет. Калганнар да әлеге продукцияне рәхәтләнеп алачак, чөнки аны имчәк балаларга да курыкмыйча бирергә була", - ди аларның берсе.
Калганнар да шушы фикерне куәтли, үз тәкъдимнәрен кертә.
https://kiziltan.ru/budni/19392-radiy-hbirov-analardan-kish-soryy.html
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: