Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2019, 11:34

Кош гриппы янә баш калкыта

Чиләбе өлкәсендәге кошчылык фабрикаларында кош гриппы ачыклану сәбәпле, без Кырмыскалы район ветеринария станциясе начальнигы Галинур Кунакаевтан бу авыру турында җентекләбрәк сөйләвен сорадык.

Чиләбе өлкәсендәге кошчылык фабрикаларында кош гриппы ачыклану сәбәпле, без Кырмыскалы район ветеринария станциясе начальнигы Галинур Кунакаевтан бу авыру турында җентекләбрәк сөйләвен сорадык.

– Галинур Гаяз улы, кеше өчен кош гриппы куркынычмы?

– “Нагайбак кошчылык комплексы” һәм “Магнитогорск кошчылык комплексы” җәмгыятьләрендәге тавыкларда һәм чебешләрдә А типлы, Н9 субтиплы кош гриппы ачыкланды. Бу төрдәге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Н5 һәм Н7 төрендәгесе генә кешегә йогарга мөмкин. Шуның өчен дә кош итен һәм йомыркаларны сәүдә нокталарында сатарга рөхсәт ителә. Ә менә тере кошларны һәм инкубатор йомыркаларын сату тыела.

– Бу кошчылык фабрикаларның продукциясе безнең кибетләргә дә китерелергә мөмкинме?

– Кырмыскалы авылындагы сәүдә челтәр­ләрендә без тавык итләренең үрнәкләрен алып, Республика производство-ветеринария лабораториясенә җибәрдек. Аннан без “зарарлы түгел” дигән җавап алдык.

– Әлеге вакытта кош гриппы безнең республикага үтеп кермәсен өчен нәрсә эшләнелә?

– Чиләбе өлкәсе чикләрендә ветеринария постлары куелган. Китерелгән тере кошлар һәм фабрикаларның продукциясе тикшерелә.

– Соңгы елларда Башкортстанда кош гриппы белән авыру очраклары булдымы?

– Күрше төбәкләрдән аермалы буларак, бу уңайдан безнең республика имин дип исәпләнә. Узган елда Чувашия һәм Татарстанда кеше өчен куркыныч булган авыру теркәлде. Бу төбәкләргә гриппны машиналар белән тавык һәм чебеш сатып йөрүчеләр алып килгән.

– Димәк, читтән китерелгән чебеш һәм тавыкларны сатып алу куркыныч?

– Район халкына йөреп сатучылардан кош-корт алырга киңәш итмәс идем. Аларның хәтта тиешле документлары да булмаска мөмкин. Интернет аша яки йортларга кереп чебеш яки тавык тәкъдим итүчеләрдән баш тартырга кирәк. Аларны үзебезнең райондагы ышанычлы кешеләрдән алу яхшырак булыр. Гомумән, республика җитештерүчеләре халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала.

– Авыл халкына үзләренең кош-кортларын грипптан ничек сакларга соң?

– Кошларны гына түгел, катнаш азыкны да ышанычлы сатучылардан сатып алырга кирәк, дип әйтер идем. Азыкны фәкать эре сәүдә нокталарында гына алырга кирәк. Катнашазыклар термик эшкәртелгән һәм тиешле документлары булырга тиеш. Язгы чорда кош гриппы вирусын кошлар да алып кайтырга мөмкин. Шуңа да игътибарлы булырга кирәк. Ихатагыздагы кош-кортларның авырып торуын күрү белән, шунда ук ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез.

– Галинур Гаяз улы, җентекле аңлатма бирүегез өчен рәхмәт.

– Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безгә көн саен илебезнең төрле төбәкләрендә нинди дә булса авыру ачыклануы турында мәгълүмат килеп тора. Республика һәм районның ветеринария хезмәтләре барлык юнәлеш буена да эшли. Әлеге вакытта без “Меркурий” электрон системасы белән файдаланабыз, ул безгә район кибетләрендәге продукцияне күзәтергә булышлык итә. Безнең бурыч – кош гриппын безнең районга кертүгә һәм таратуга юл куймау.

Әлфия Әхмәдуллина әңгәмәләште.

Автор фотосы.
Читайте нас: