Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2019, 12:14

Чүп-чар реформасы гамәлдә

1 гыйнвардан каты көнкүреш калдыклары белән төбәк операторлары эш итә. Кырмыскалы районы кергән 1нче зонаның төбәк операторы - “Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус хуҗалык” муниципаль унитар предприятисе. Бу оешма вәкиле Рим Хәсәнов “Чүп-чар реформасы” буенча халыкны нинди сораулар борчуы турында сөйләде.

1 гыйнвардан каты көнкүреш калдыклары белән төбәк операторлары эш итә. Кырмыскалы районы кергән 1нче зонаның төбәк операторы - “Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус хуҗалык” муниципаль унитар предприятисе. Бу оешма вәкиле Рим Хәсәнов “Чүп-чар реформасы” буенча халыкны нинди сораулар борчуы турында сөйләде.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш иткән өчен гыйнвар азагында район халкына квитан­цияләр җибәрелде. “Халыкны борчыган төп мәсьәлә - квитан­цияләрдәге мәгълүматның - торак йортта яшәүчеләрнең саны, исем-шәриф­ләрнең, адресының дөрес күрсәтел­мәве”, - ди Рим Җәүдәт улы.
Каты көнкүреш калдыклары өчен түләүне яңадан исәпләтү өчен йорт хуҗасы теге яки бу кешенең йортта яшәү яки яшәмәве турында фактны расларга тиеш. Моның өчен төбәк операторы вәкиленә гариза язарга кирәк. Анда кешенең вакытлыча яшәмәве турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Гариза белән бергә раслаучы документларны да тапшырырга кирәк. Кеше озакка китә икән, командировка таныклыгы, уку йортыннан белешмә яки проезд билеты кебек документларны Уфа бердәм исәп-касса үзәгенә җибәрергә тиеш, ул вакытта каты көнкүреш калдыклары өчен хак яңадан исәп­ләнәчәк. “Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус хуҗалык” муниципаль унитар предприятиесе вәкиле билгеләвенчә, бу базаны төзү өчен вакыт таләп ителә.
Кайбер кешеләр: “Ни өчен квитанция китерәләр, ә төбәк операторы белән килешү төзелми?”, - дигән сорау бирә. Рим Хәсәнов моны болай аңлатты:
- Торак хуҗасы каты көнкүреш калдыкларын тапшыру өчен төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Аның проекты компания сайтында урнаштырылган. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләренә ярашлы, әгәр кулланучы төбәк операторына заявка һәм документларын җибәр­мәсә, хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән, дип исәпләнә һәм төбәк операторның рәсми сайтында басылганнан соң 16 эш көне эчендә үз көченә керә. Килешү төземәү яки аны төзүдән баш тарту каты көнкүреш калдыклары өчен түләүдән азат итми. Бу документны төбәк операторы офисында да төзергә мөмкин.
Көнкүреш калдыклары буенча хезмәтләр өчен хакларга килгәндә, Кырмыскалы районы кергән беренче зонада бердәм тариф куелган. Кырмыскалы, Кабак, Карлыман, Прибельский авыл Советларында һәр кешедән 70 сум алына, чөнки аларда моңа кадәр дә чүп-чар җыела иде. Калган авылларда бу хак 35әр сум. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халык чүп-чар түккән өчен генә түләми. Бердәм тарифка каты көнкүреш калдыкларын җыйган, төягән, эшкәрткән, утильләш­тергән, зарарсызландырган, урнаштырган, сортларга аерган өчен дә түли. “Реформаның арытабангы этабы капчык белән җыюдан контейнерларга күчү. Барлык авылларда да махсус мәйданчыклар булдырылачак һәм халык чүп-чарны шунда түгәчәк. Безнең районда бу эшне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз, - диде Рим Хәсәнов.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу һәм утильләштерү коммуналь хезмәткә керә. Шуңа коммуналь түләүләр буенча булган барлык льготалар аларга да кагыла. Федераль регистр буенча торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү­ләргә киткән чыгымнарга компенсация льготалар белән файдаланучы гражданнарга - Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары; “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләк­ләнүчеләр; Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган­нарның гаилә әгъзалары; I, II, III төркем инвалидлар; инвалид балалары булган гаиләләр; Чернобыль һәм башка радиация һәлакәтенә дучар булган гражданнар; Икенче Дөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан концлагерьдә һәм башка урыннарда тоткында булганнарга кагыла. Төбәк регистры буенча алар - хезмәт ветераннары һәм аларга тиң гражданнар; хезмәт ветераннары; реабилитация үткән; сәяси реприссиядән каза күргән шәхесләр; күпбалалы гаиләләр. “Компенсация алу өчен яшәгән урын буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Компенсация квитанциядә күрсәтелгән хак тулысынча түләнеп беткәндә генә бирелә”, – дип аңлатты Рим Хәсәнов.
Әлфия Әхмәдуллина язып алды.
Читайте нас: