Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 март 2019, 16:02

Тормыш сынауларына бирешми ул

Вакыт белән исәпләшмичә, ал-ял дими иңнәренә авыр йөк салырга әзер булган, чит кешенең авыруларын йөрәге аша үткәреп, үзенеке кебек кабул иткән һәм шул ук вакытта көч-куәтләре ташып торган хатын-кызлар соклану хисе уята.

Вакыт белән исәпләшмичә, ал-ял дими иңнәренә авыр йөк салырга әзер булган, чит кешенең авыруларын йөрәге аша үткәреп, үзенеке кебек кабул иткән һәм шул ук вакытта көч-куәтләре ташып торган хатын-кызлар соклану хисе уята.
Миһербанлы, намуслы һәм изге күңелле булырга аларны нәрсә этәрә соң? - дигән сорау килеп туа. Күңел таләбеме? Намуслары шулай кушамы? Кызганумы? Юк, бу сүзләр тиктомалга әйтелми – алар күпьеллык күзәтүдән алына. Шуның өчен дә бу язмамны гәзит укучыларның игътибарына тәкъдим итәргә булдым.
Бу мөлаем хатынга еш кына “Әлфинә Хәтмулла кызы, ничек Сез барсына да өлгерәсез?” – дигән сорау бирәм. Чынлап та, тормыш мәшәкатьләре аны тиен кебек бөтерелергә мәҗбүр итә, әйтерсең, язмышы аның түземлеген, чыдамлыгын сыный төсле. Ә бу сыйфатлар аңа әнисеннән күчкән.
Мәдинә ханым сигез улы һәм өлкән кызы Мәгъдәниягә караганда иң кечесе Әлфинәне тормышта югалып калмас өчен катгый тәрбияли. Кызы аның нәсыйхәтләренә тугры кала. Бозаяз авылында төпләнеп, авыл халкы арасында хөрмәт казанды. Менә 32 ел инде ул китапханәдә эшли. Модельле авыл китапханәсе мөдиренең бурычлары бихисап. Бер мәдәни чара да аның катнашлыгыннан башка үтми. Участок сайлау комиссиясе рәисе буларак та аңа зур һәм җаваплы эш йөкләтелгән. Авыл биләмә­сендәге күчемсез милекнең исәбен алу да аның күпме вакытын ала. Әйе, җәмәгать эшләре – беренче урында. Ләк­ин үзенең шәхси хуҗалыгын алып барырга да өлгерә ул. Мал-туар асрый, яшелчә-җимеш тә үстерә. Җәй булса, ихатасы гөл-чәчкәгә күмелеп, тирә-якка ямь биреп утыра. Аларга карап күңел куана.
Әмма тормыш шатлык-бәхеттән генә тормый, әледән-әле сынаулар җибәреп кенә тора. Көтмәгәндә уңган һәм тырыш тормыш иптәше фани дөньядан китеп бара. Бәләкәй генә ике кызы әти назыннан мәхрүм кала. Әтисе Хәтмулла абый үлгәндә Әлфинәнең үзенә дә 1 яшь тә 4 ай була. Хәзер Гөлдәр һәм Гөлфинә үзләре гаиләле, балалар үстерәләр, матур итеп эшләп йөриләр. 93 яшьлек әнисе Мәдинә ханым турында да хәстәрлек күрә, туганнарына да ярдәм итә.
Өлкән абыйсы Тәвкил вакытында балалар колониясендә эшләгән. Хатыны Флюра белән тату гомер иткәннәр, ләкин көтмәгәндә баш мие авыруы башлана. Җиңгәсенә авыр булыр, дип, Әлфинә аларны Стәрлетамак шәһәреннән үзләренә алып кайта. Борчылулар моның белән генә тәмамланмый әле. Өстенлекләр белән файдалана алсын өчен, Әлфинә Хәтмулла кызының тырышлыгы белән абыйсы инвалидлык ала. Бер килсә килә бит – абыйсының аяклары йөремәс була. Файдасы булмас, дип үгетләсәләр дә, аны операциягә алып бара. Ике операция дә уңышлы үтә.
Ләкин тагы бер бәла йөрәген телгәли - 45 яшьлек туганының бер-бер артлы әти-әнисе һәм абыйсы бакыйлыкка күчә, ә ул урамда торып кала. Хирурглар аның ике аягын кисә. Приютка бирергәме? Мондый сорау бөтенләй урынсыз. Хәзер ул Әлфинә Хәтмулла кызының гаиләсендә яши, аның турында хәстәрлек күрәләр.
Бу хәлләрнең барсын да йөрәгең аша үткәрәсең дә, авылыбызда Әлфинә Хәтмулла кызы Мостаева кебек язмыш сынауларына бирешмәгән хатыннар булуына горурланып та куясың.
Мидхәт Рәҗәпов.
Читайте нас: