Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2019, 11:21

Хезмәттәшлеккә юл ачып

Австрия Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Яңа Куганак авылындагы мегафермада булып китте. Чит ил кунакларын район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов, ферма җитәкчесе Сергей Пилипко каршы алды.

Австрия Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Яңа Куганак авылындагы мегафермада булып китте. Чит ил кунакларын район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов, ферма җитәкчесе Сергей Пилипко каршы алды.
Австрия вәкиллегенең Русиядәге сәүдә советнигы Рудольф Лукавски Уфа шәһәрендә үткәрелгән “Агрокомплекс” күргәзмәсенә зур делегация килүен билгеләп үтте.
- Австрия компанияләре Русиянең күп кенә авыл хуҗалыгы пред­при­я­тиеләре белән хезмәттәшлек итә. Сезнең республика да безгә кызыклы. Киләчәктә Башкортстан хуҗалыклары белән дә эшләрбез, дип ышанам, - диде сәүдә советнигы.
Сергей Пилипко кунакларны ху­җалык белән таныштырды.
- Хуҗалык 2010 елда ачылды. Бүген биредә голштин токымлы 600 савым сы­еры исәпләнә, уртача савым 20-25 литр тәшкил итә. Мегафермада республикада бердәнбер “Карусель” төрен­дәге савым залы урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесе үсем­лекчелек белән шөгыльләнә, 13 мең гектарга якын мәйданда төрле культуралар үстерелә, - дип аңлатты.
Зоотехник Наталья Әгъзамова мал­ларның торышын махсус программа тикшерүен билгеләде.
- Ул савымның күләмен генә түгел, малларның сәламәтлеген дә күзәтү астында тота. Барлык сыерларның да муенында махсус прибор куелган, ә тиреләре астына бәләкәй чакларында ук махсус чип кертелә, - диде.
Австрия кунаклары фермада эшнең оештырылуы, техника һәм корылмалар белән кызыксынды. Алар биредә эшләү­челәр һәм сөткә хакларның күпме булуы турында сораштылар. Соңыннан чит ил фирмалары вәкилләре хезмәттәшлек итү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Мәсәлән, “BAUER Group” компаниясе - тиресне эшкәртү һәм утильләштерү, “Bertsch” фирмасы сыр җитештерү корылмалары сату белән шөгыльләнә.
Районның авыл хуҗалыгы җитеш­терүчеләре һәм Австрия кунаклары арасында җанлы сөйләшү килеп чыкты һәм ул киләчәктә ике якка да отлышлы шартларда хезмәттәшлек итүгә юл ачар, дип ышанасы килә.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: