Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев дәүләт башлыгы вазыйфасыннан китә, дип хәбәр итте "РИА Новости".
"Мин Президент сыйфатында үз вәкаләтләремне туктатырга карар иттем", – дип белдерде ул, республика телеканаллары эфирында халыкка мөрәҗәгать итеп.
Президент сайлауларына кадәр дәүләт башлыгы вазыйфасын Парламент спикеры Касым-Жомар Токаев башкарачак.
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан җитәкчелек итте, 2015 елда аны бишенче срокка сайланган иде.
https://kiziltan.ru/politika/20053-nursoltan-nazarbaev-otstavkaga-kitte.html
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.