Ишембай районының Сәйрән авылында укытучылар гаиләсендә туган егет узган елның октябреннән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы йөген тарта.
Без аны җитди сәясмән буларак беләбез, тагын да ул — грек-рим көрәше буенча спорт мастеры. Классик әдәбият укырга ярата, инглиз телендә ирекле сөйләшә.
Бүген, шулай ук, Халыкара бәхет көнен дә билгелибез. Бәлки бу очраклы түгелдер. Вазыйфасына керешкәндә Радий Хәбиров республика халкы иминлеге, бәхете өчен барысын да эшләячәкмен, дип белдерде. Һәм вәгъдәсендә тора да. Киләчәктә республика аның җитәкчелегендә яңадан-яңа уңышлар яулар, дигән ышанычта калабыз!
https://kiziltan.ru/news/20061-radiy-hbirovka-55-yash.html
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан